«21 мая - наша Республика празднует День официального принятия Ислама Волжской Булгарией, которое состоялось в 922 году. Известно, что по воле Всевышнего, наши предки приняли ислам намного раньше, как об этом свидетельствуют различные исторические источники. И сегодня мы, хвала Всевышнему, являемся продолжателями тех традиций и того пути, который выбрали для нас предки, стараясь донести до следующих поколений то огромное духовное и богословское наследие, которое они нам оставили.
Проведение этой знаменательной даты в Татарстане подчеркивает, что мусульмане в России являются коренными её жителями, а религия ислам – одна из старейших религий, которая распространилась в нашей стране.
На протяжении многих веков ислам служил для татар стержнем в развитии их традиций, культуры и нравственных устоев. Просим Всевышнего Аллаха, чтобы и дальше эта религия являлась для нас ориентиром и стремлением к счастливой жизни. Прошу Всевышнего Аллаха, чтобы Он ниспослал свою милость каждому жителю Татарстана и укрепил нас всех в вере!
Пусть Всевышний Аллах ниспошлёт нашей Родине счастья, спокойствия, развития и процветания! Аминь»,- поздравил Камиль хазрат Самигуллин.
Ислам динен рәсми кабул итү көне белән!
21 май – республикабызда Идел буе Болгар дәүләтенең 922 елда Ислам динен рәсми кабул иткән көне буларак билгеләп үтелә. Шунысы да мәгълүм, Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән бабаларыбыз Ислам юлын бу вакыттан күпкә иртәрәк чорда сайлаган. Бүгенге көннәргә кадәр сакланып килгән тарихи чыганаклар шул хакта сөйли. Бүген без, Аллага шөкер, бабаларыбыз сайлаган Ислам юлын дәвам итүчеләрдән. Исламның күркәмлеген бабаларыбыз кебек үк аңларга, рухи мирасыбыз хикмәтенә төшенергә һәм аны үзебездән соң килгән буынга җиткерер өчен тырышабыз.
Ислам динен рәсми кабул итү көне ул, мөселманнарның Россиядә җирле халык булуына да бер дәлил. Күп гасырлар дәвамында илебездә мөселманнар өммәте динебезгә таянып эш йөрткән, тормышларын алып барган.
Дин - бар буын кешеләре өчен дә Аллаһы Тәгаләнең нәсыйхәте, нигъмәте. Күп гасырлар дәвамында Ислам татар халкының алга алып баручы рухи көче, иманы булган һәм җәмгыятьнең әдәп-әхлак нигезен тоткан. Алга таба да, иншАллаһ, шулай булырга язсын.
Барчабызга да Раббыбызның иксез-чиксез рәхмәтләренә ирешергә, гомерләребезне хәерле итеп үткәрергә насыйп итсен! Ил-көннәребезгә тынычлык-иминлек, бәрәкәт бирсен иде!